news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советына сайлау алдыннан Кайбычта язучылар белән очрашу узган

Алар укучылары белән аралашу, иҗатлары белән таныштыру, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куйган.

Татарстан Дәүләт Советына сайлау алдыннан Кайбычта язучылар белән очрашу узган
kaibicy.ru/

(Кайбыч, 17 август, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сөнгатуллина). Татарстан халкы алдында гаять мөһим вакыйга – 8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау көтелә. Мондый кызу чорда язучылар да читтә кала алмый, чөнки алар халык белән эшләүнең иң алгы сызыгында тора. Бу турыда Кайбычта очрашуда Марат Закир әйтте, дип яза җирле басма.

Бу юлы китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашуга Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары -  сценарийлар җыентыгы һәм республика авылларына багышланган китаплары авторы Гөлүсә Закирова, язучы-драматург, шагыйрь, РФ Театр әһелләре берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Хәбир Ибраһим, язучы, журналист, Шәйхи Маннур, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Марат Закир килде.

Алар укучылары белән аралашу, иҗатлары белән таныштыру, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куйган. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, язучылар белән очрашулар Татарстан Мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән республиканың барлык районнарында да үткәрелә.

Авыллар тарихын җентекләп өйрәнүче Гөлүсә Закирова каләм тибрәтүчеләрне китапханәләргә бергә туплап, иҗади түгәрәк эшен башлап җибәрү тәкъдимен, үзе эшләгән "Идел" журналында аларга мәйдан бирергә әзер булуын да әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100