news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы “Законнарны бергәләп язабыз!” проектына кушылырга чакыра

Республика халкы турыдан-туры закон чыгару эшчәнлегендә катнаша ала.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы “Законнарны бергәләп язабыз!” яңа парламент проекты башланып китүе турында җиткерә. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Әгәр дә сезнең яңа закон проекты эшләүдә яисә гамәлдәге законга үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәрегез булса, языгыз! Сезгә аны дөрес итеп юридик формага китерү мөһим түгел”, - диелгән парламентның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Үз тәкъдимегез турында рус яки татар телендә язып, Татарстан Дәүләт Советының рәсми сайтына, Facebook'тагы аккаунтына, “Республика Татарстан” һәм “Ватаным Татарстан” газеталарына җибәрергә яисә үз сайлау округы депутатыгыз аша юлларга мөмкин.

“Барлык кергән тәкъдимнәрне Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент комитетлары депутатлары, эксперт советы һәм юристлар караячак. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак”, - дип җиткерәләр Татарстан Дәүләт Советында.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100