news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы яңа җәмәгать судьяларын сайлады

Җәмәгать судьялары биш елга сайланды.

(Казан, 23 октябрь, Т«атар-информ»). Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышында тавыш бирү нәтиҗәсендә яңа җәмәгать судьяларын сайладылар. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аларны Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим итте», диелә хәбәрдә.

Әлки районы суды буенча Ленар Мөлеков (1нче суд участогы), Казан шәһәренең Мәскәү районы суды буенча Гүзәл Сәлахетдинова (4нче суд участогы), Казан шәһәренең Яңа Савин районы суды буенча Марат Ибраһимов (4нче суд участогы) биш елга Дәүләт Советы җәмәгать судьясы итеп сайлады.

Шулай ук Чаллы шәһәре буенча 13нче суд участогы җәмәгать судьясы вазифаларын башкаручы итеп отставкадагы судья Миннур Миндубаевны бер елга билгеләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100