news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы Татарстан Хөкүмәтенең 2017 елгы эшчәнлек хисабын тыңлаячак

Хисап саллы, мәгълүмат 200 биттән артык һәм депутатларның сорауларына җавап 50 биттән тора, диде Марат Галиев

Татарстан Дәүләт Советы Татарстан Хөкүмәтенең 2017 елгы эшчәнлек хисабын тыңлаячак
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Татарстан Дәүләт Советының якын арада булачак утырышында депутатлар Татарстан Республикасы башкарма хөкүмәт органнарының 2017 елгы эшчәнлеге буенча хисабын тыңлаячак. Бүген Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет парламент президиумына әлеге мәсьәләне утырышның көн тәртибенә кертүне тәкъдим итте.

Парламент комитеты башлыгы Марат Галиев республика Дәүләт Советына кичә Хөкүмәт хисабы керүен һәм аны барлык депутатларга җибәрүләрен хәбәр итте.

“Хисап саллы, мәгълүмат 200 биттән артык һәм депутатларның сорауларына җавап 50 биттән тора”, - диде Марат Галиев һәм өстәп, Хөкүмәтнең зур эш башкаруын җиткерде.

Парламентарий доклад структурасының берничә кимчелеген билгеләде һәм Татарстан Хөкүмәте әгъзалары белән республика икътисади агломерацияләре буенча аерым киңәшмә үткәрергә тәкъдим итте.

“Бүгенге көндә районнарда актив рәвештә сәнәгать мәйданнары ачыла. Тик ул муниципальара үзара эшчәнлек булмаганда “үз казаныңда гына кайнап калуга” әйләнергә мөмкин”, - дип искәртте Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100