news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан тантаналы утырыш уздырачак

Республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан АССРның йөз еллыгы: тарих һәм хәзерге заман» доклады белән чыгыш ясаячак.

Татарстан Дәүләт Советы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан тантаналы утырыш уздырачак
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). 27 майда алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан тантаналы утырыш уздырачак. Мондый карар бүген республика парламенты президиумы утырышында кабул ителде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина сүзләренчә, «яңа коронавирус инфекциясе планнарыбызга җитди төзәтмәләр кертте, шул исәптән ТАССРның гасырлык юбилеена әзерлек чаралары планын тормышка ашыруга да». Шул ук вакытта ул, әһәмиятле юбилей датасына игътибарны юнәлтмәү дөрес булмас иде, диде.

«1920 елның 27 маенда, нәкъ 100 ел элек, Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары Советы тарафыннан Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы төзү турында Декрет имзаланган», — дип искәртте депутат.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан АССРның йөз еллыгы: тарих һәм хәзерге заман» доклады белән чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, парламент фракцияләре җитәкчеләре чыгышлары планлаштырылган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot