Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Әлмәт районында яңартылган Мәдәният йортын ачты
Фәрит Мөхәммәтшин клуб эшчәнлеге белән танышты, Мәдәният йортына Татарстан Президентыннан бүләк - Сертификат тапшырды.
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Әлмәт районының Яшьләр бистәсендә капиталь төзекләндерүдән соң авыл Мәдәният йорты ачылды. Мәдәният йорты ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фәрит Мөхәммәтшин клуб эшчәнлеге белән танышты, җирле артистлар, балалар белән сөйләште, китапханәгә Татарстан парламенты эшчәнлеге турында китаплар бүләк итте.
Парламент башлыгы сүзләренчә, нәкъ менә авыл җирендә һәр халыкның теле һәм мәдәнияте, гореф-гадәтләре саклана.
Бинада тагын китапханә, җирле Башкарма комитет урнашкан. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе авыл клубының бистәдә административ-мәдәни үзәк булып торуын әйтте.
Фәрит Мөхәммәтшин Мәдәният йорты директорына Татарстан Президентыннан бүләк - музыка аппаратурасы алуга Сертификат тапшырды.
Мәдәният йортында төзекләндерү эшләре ярты ел барган. Төзүчеләр капиталь төзекләндерүдә зур эш башкарган: тәрәзә-ишекләр, түбә яңартылган, сантехника алыштырылган, җылыту системасы тулаем яңадан эшләнгән. Нигез салынганга быел 30 ел булган бина 300 тамашачы урынына исәпләнгән.
Бинада концерт залы, китапханә, музей, картиналар галереясы, хореография залы һәм балалар иҗаты түгәрәкләре бүлмәләре бар. Мәдәният йортында төзекләндерү эшләренә республика бюджетыннан 15 млн, җирле бюджеттан 12 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз