Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Дәүләт Советы рәисе коммуналь хезмәтләргә бәяләр үсешен тикшерергә вәгъдә бирде
Бу "Кешеләр ноябрь ае квитанцияләрендә, узган елның декабрь ае белән чагыштырганда, бәяләр үсеше 35–40 процент тәшкил итә", дигән шелтәгә җавап булды.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Дәүләт Советы президиумы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин торак-коммуналь хезмәтләр бәяләре буенча вазгыятькә анализ ясарга кирәклеген җиткерде.
Президиум утырышында торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр үсеше турында КПРФ әгъзасы Хафиз Миргалимов искәртеп үтте. «Кешеләр ноябрь аена квитанцияләр алдылар, узган елның декабрь ае белән чагыштырганда бәяләр үсеше 35–40 процентны тәшкил итә. Октябрь белән чагыштырганда исә җылылык өчен бәяләр 20–25 процентка үскән. Кешеләр ни өчен шулай бу, дип сорыйлар. Шәһәрләр төрле, хезмәт күрсәтүчеләр төрле, ә пенсия һәм хезмәт хакы бер үк. Мөгаен, Дәүләт Советы утырышларының берсендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының төгәл сорауларга төгәл җаваплар белән докладын тыңлап китү кирәктер», – диде ул.
Депутат фикеренчә, шәһәрләрдә һәм районнарда әлеге мәсьәләне өйрәнмичә бу сорауга җавап биреп булмый. «Без сайлаучыларыбыз куйган сорауларга җавап бирергә тиешбез», – дип билгеләп үтте ул.
«Кешеләр коммуналь хезмәтләр өчен ахыргы исәп-хисап счетларын алгач, ел нәтиҗәләре буенча мәгълүматларны алырга кирәк, диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Шәһәрләр һәм районнар арасындагы аерманы анализларга һәм бу тенденцияне бәяләргә кирәк».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз