news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың бер төркем алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың бер төркем алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Бүген Казан Кремлендә тантана – республиканың төрле тармагында 2006 елда зур казанышларга ирешкән хезмәт батырларын тәбрикләделәр.

Аларга дәүләт бүләкләрен Татарстан Президенты кушуы буенча Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

“Республиканың елдан-ел шулай яңа биеклекләр яулавында сезнең һәркайсыгызның өлеше зур”, - дип башлады ул үзенең кереш сүзен. – Татарстанда иң мөһиме – тынычлык. Әгәр ул булмаса, синең икътисадың, мәдәният-сәнгатең дә күренми. Гомумән, безнең республика гына түгел, тулаем Россия дә икътисадый үсешкә омтыла. Татарстанда продукция җитештерү һәм сату күләме 7 процентка артуы көтелә. Тулаем төбәк продукты 620 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу - Татарстан Президенты тарафыннан сәясәттә, икътисадта,тулаем һәр өлкәдә дөрес акцент ясалу, фаразларның нык, өстенлекләрнең максатчан булуы белән аңлатыла”.

Республикада үтеп баручы елда да төп өстенлек нефть-химия тармагына бирелде. Хәзер без инде кара алтынны шул хәлендә түгел, ә эшкәртеп, әзер продукция итеп сатарга өйрәндек. Җирле һәм төп казна да елдан-ел тулылана, быел да бюджетка 5 миллиард 900 миллион сум күләмендә өстәмә табыш керде һәм аның зур өлеше социаль ихтыяҗларга юнәлдерелә. Әлегә бар ихтыяҗларны да канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә булмаса да торак төзелеше дә кимеми. 11 айда Татарстанда 1 миллион 371 мең квадрат метр торак төзелгән һәм ел ахырына кадәр әлеге күрсәткеч 1 миллион 770 мең квадрат метрга җитәчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм өстенлекле проектларның да аерым тармакларда уңышлы старт алуын ассызыклады. Аеруча, мәгариф, сәламәтлек саклау, агросәнәгать өлкәләрендә. Реформаларга килгәндә, Парламент башлыгы фикеренчә, торак-коммуналь тармактагысы бәлкем халык тарафыннан баштарак авыр кабул ителгәндер. “Әмма шунсыз булмый да иде. Тармакта күрсәтелмәгән, яки сыйфатсыз хезмәткә зур күләмдә түләүләр кешеләрнең теңкәсенә тиде. Хезмәт хаклары шул күләмдә калганда, тарифларны да күтәреп булмый. Шуңа да эш хакын арттыру зарур һәм Татарстан моңа ирешә”, - ди Фәрит Мөхәммәтшин. Берүк вакытта ул бездә һәм гомумән Россиядә хәл итәсе кичектергесез проблемаларны да читләтеп үтмәде. Шуларның берсе, ул – юллар мәсьәләсе. Юллар начар, анда һәлакәтләр саны елдан-ел арта бара, моңа бәйле рәвештә өлкәдә кардиналь үзгәрешләр көтелә. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, “Россия юллары” илкүләм проекты һичшиксез зарур. Йомгаклап, агымдагы елның республика өчен уңышлы булуын билгеләп уза Дәүләт Советы рәисе.

Дәүләт бүләкләре җитештерүнең һәм рухи тормышның сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, халыкка хезмәт күрсәтү, татар әдәбияты, мәдәният-сәнгать, физик тәрбия, машина төзелеше, фән-мәгариф өлкәләрендәге хезмәтләрне бәяли. Шулар арасыннан, Казан шәһәр Думасы эшләре идарәчесе Рафис Госманов Дуслык ордены, хезмәт һәм мәшгульлек министры Борис Захаров һәм Казанның биохимия, биофизика институты галиме Лев Гордон “Ватан алдындагы казанышлары өчен” 2 нче дәрәҗә орден медаленә лаек. Танылган драматург Мансур Гыйләҗев һәм үзенчәлекле әсәрләре белән укучыны әсир иткән язучы Нәбирә Гыйматдиновага (Бикчурова), шулай ук балалар шагыйре Рафис Корбановка Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.

Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәртәбәле бүләкләргә һәм исемнәргә ия булучыларны шулай ук якынлашып килүче Яңа ел белән дә тәбрикләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot