Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районында
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районында
(Питрәч районы, 6 март, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Республика районнарында муниципаль берәмлек башлыкларының еллык эшчәнлекләренә нәтиҗәләр ясау башланды. Бүген Питрәч районы башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин үз төбәге халкы алдында хисап тота.
Питрәч муниципаль районы Советының 12нче утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша. Дәүләт Советы Рәисе районга сәфәрен биредәге социаль-икътисади хәл белән танышудан башлады. Иң элек ул “Ак Барс-Питрәч” кошчылык фабрикасында булды. Фабриканың ит эшкәртү буенча яңа комплексы 2006 елның 15 августында гына эшли башлаган иде. Биредә эш Даниянең “Линко” фудд-системс технологиясе буенча алып барыла. Аның өстенлеге шунда – тавык ите һава-тамчылы суыту ысулы белән эшкәртелеп суыткычларга куела. Мондый технология әле илдә күптән түгел генә кертелде. Бүген биредә сәгатенә 2086 баш тавык эшкәртелә. Ә яңа комплекс сәгатенә 3000 баш тавык эшкәртүгә сәләтле (көненә 40000 баш). Узган елда “Ак Барс-Питрәч” кошчылык фабрикасында җитештерү күләме 25,05 мең тонна тәшкил иткән. Бройлер тавыкларының көнлек артымы 44 грамм. Кош ите эшкәртү комплексы өчен кредитлар “Программа 100” кредит программасы буенча алынган. Алга таба илкүләм проект нигезендә 2,3 миллиард сум инвестиция салыначак. Кош ите эшкәртү проектына исә 464,4 миллион сум. Яңа проекты инде агымдагы елның ноябрь аенда беренче продукциясен бирер дип көтелә. “Ак Барс-Питрәч” кошчылык фабрикасында 1876 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 8825 сум. Узган елны предприятие 51,3 миллион сум салым түләгән.
Фәрит Мөхәммәтшин кошчылык фабрикасы белән танышу барышында аларның җир-ашлык эшкәртү буенча эшчәнлеге белән дә кызыксынды. Бүген фабрика 15 мең гектар мәйданда җир эшкәртә. Киләчәктә 25 мең гектарга җиткерергә исәплиләр. Бройлерларын симертү өчен елына 24 мең тонна ашлык кирәк икән.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Питрәч керамика предприятиесендә дә булды. Ул шәхси инвесторлар финансларын сафка бастырылган. Биредә йортларны тышлау өчен югары сыйфатлы 5000 данә кирпеч җитештерелә. “Казан Кремле дә хәзер безнең кирпеч белән тышлана”, - дип горурлана предприятиедәгеләр.
Торак төзелешенә килгәндә, Питрәчтә узган ел 3700 квадрат метр торак төзелгән. “Үткән елны 40 гаиләне яңа фатирлы иттек. Быел исә аларның саны 88гә җитәчәк”, - ди Питрәч муниципаль районы башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин.
Бүген Питрәчтә яңа сәламәтләндерү үзәге дә сафка басты. Биредә бассейн, сауна, спорт залы һәм сәламәтләндерү бүлмәләре урнашкан.
Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары-икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, республиканың баш суд приставы Хәбип Шәрипов, Казан ит комбинаты генераль директоры Ренат Гайзатуллин һәм башкалар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз