Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Дәүләт Советы һәм Оренбург Закон чыгару Җыены килешү имзалады
Документка Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Оренбург өлкәсе Закон чыгару Җыены башлыгы Сергей Грачев кул куйды.
(Иннополис, 27 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт Советы һәм Оренбург өлкәсе Закон чыгару Җыелышы беренче тапкыр хезмәттәшлек турында килешү имзалады.
Килешүгә Идел буе федераль округы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең утырышында кул куелды. Документка имзаларын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Оренбург өлкәсе Закон чыгару Җыены башлыгы Сергей Грачев куйды.
Утырышта килешү төбәкләрнең закон чыгару инициативаларын алга этәрү, РФ Федераль Җыены белән хезмәттәшлекне көчәйтү буенча парламентара элемтәләрне активлаштырырга тиешлеге турында әйтелде.
Ике як та канун чыгару эшчәнлеген камилләштерү һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру өлешендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашачак, уртак конференцияләр, семинарлар, парламентара консультацияләр үткәрәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз