news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы коронавирус аркасында махсус эш режимына күчәргә мөмкин

Депутатлар дистанцион режимда беренче тапкыр узган парламент комитеты утырышында Дәүләт Советы регламентына кертелгән үзгәрешләрне карады.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы эпидемиологик хәл начар булу һәм коронавирус йогышын таратмау буенча чараларны үтәү зарурилыгы аркасында махсус эш режимына күчәргә мөмкин. Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар парламент регламентына тиешле үзгәрешләрне карады. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республикада югары әзерлек режимы кертелде һәм чикләү чаралары билгеләнде. Бу шартларда Дәүләт Советы яңа эш тәртибенә күчте. Депутатлар читтән торып эшли, гражданнарны дистанцион режимда кабул итү бара. Безнең комитет утырышы да дистанцион режимда уза. Бу - парламент тарихында беренче тапкыр шундый тәҗрибә», - диде комитет рәисе Шакир Яһүдин.

Дәүләт Советы регламентына тәкъдим ителгән үзгәрешләр нигезендә, махсус режимнар гамәлдә булган чорда парламент эшенең аерым тәртибе билгеләнергә мөмкин. Ул Дәүләт Советы, Президиум, фракцияләр һәм депутат төркемнәре, комитет һәм комиссия утырышларын видеоконференция элемтә режимында үткәрүне күздә тота. Мондый утырышларда карарлар ачык тавыш бирү юлы белән электрон системаны кулланмыйча кабул ителәчәк.

ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, тиешле карар кабул ителгән очракта, утырышларны «аерым режимда» үткәрү мөмкинлеген аңлатты. Аерым алганда, республикада читтән торып эшләүче алты мәйданчык оештыру планлаштырыла, аларның һәркайсында хисап комиссиясе оештырылачак. Фикер алышу видеоконференция элемтә форматында узачак, ә тавыш бирү электрон формада түгел, ә «кул күтәреп» саналачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100