news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы комитеты депутатлары Казанның яңа генераль планын хуплады

Парламент комитеты рәисе Марат Галиев шәһәрнең баш архитекторын генераль планны эшләгәндә җәмәгатьчелеккә хәбәр итүен сорады.

Татарстан Дәүләт Советы комитеты депутатлары Казанның яңа генераль планын хуплады
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Депутатлар Казанның яңа генераль планын хупладылар. Бу карар бүген Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты белән “РФ гражданнарын һәркем түли ала торган һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасын гамәлгә куюны контрольдә тоту комиссиясенең уртак утырышында кабул ителде.

Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева сүзләренчә, шәһәр төзелеше сәясәтенең 2007-2008 еллардагыдан төп аермасы – гамәлдәге чикләр буенча шәһәр территориясен үстерүгә һәм төзекләндерүгә юнәлеш бирү. “Алдагы генплан шәһәр күләмен 1,5 тапкыр – 18 мең кв метрга зурайткан”, - дип аңлатма бирде ул.

Яңа генпланда үзәкнең җәмәгать, мәдәният һәм вәкиллек функцияләрен үстерүгә басым ясала, дип билгеләп үтте докладчы.

Бөтен шәһәр шартлы рәвештә ике участокка бүленә: сакланырга тиешле территорияләр (10 мең чамасы га) һәм үстерелергә тиешле территорияләр, диде Прокофьева. “Беренче территорияләрдә яңа төзелеш чикләнә диярлек, ягъни ул билгеле параметрлардан артырга тиеш түгел, - дип сөйләде ул. – Казанның яңа генпланы 2035 ел ахырында яңа яшәргә килүчеләрне дә (якынча 1,5 млн кеше) исәпкә алып, барлык социаль объектларның санын билгели”.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев сүзләренчә, Казанның яңа генераль планы 2030 елга кадәр Республика социаль-икътисади үсеш принципларына туры китерелеп эшләнгән. Алар,  беренче чиратта, халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев фикеренчә, элек генераль планга ул кадәр ныклы игътибар бирелмәгән. “Зур эш башкарылды. Әмма тарихи үзәк концепциясен өстәргә кирәк. Бик җаваплы өлеше. Җәмәгатьчелеккә хәбәр итеп баруыгызны сорыйбыз”, - диде ул баш архитекторга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100