news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы гражданнарны кабул итүдә вакытлыча чикләүләр кертә

Чикләүләр дөньяда коронавирус авыруы таралу белән бәйле.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе таралуга каршы чаралар белән бәйле рәвештә, бүгеннән башлап Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм Дәүләт Советы Аппаратының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре гражданнарны кабул итүдә вакытлыча чикләүләр кертелә. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гражданнар Дәүләт Советы депутатларына түбәндәгечә мөрәҗәгать итә ала:

  • почта аша: 420060, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1 йорт
  • электрон почта адресына: letter@gossov.tatarstan.ru
  • факс аша: (843) 2921402
  • электрон документ рәвешендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты аша (Интернет-кабул итү бүлмәсе)
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатының «Ачык Татарстан» мәгълүмат порталындагы яисә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайтындагы персональ бите аша (аерым депутатка мөрәҗәгать иткән очракта).


Кабул ителгән барлык мөрәҗәгатьләр билгеләнгән тәртиптә каралачак.

Язма мөрәҗәгатьләрне карау турында мәгълүматны түбәндәге телефоннар аша белеп була: (843) 2676394, 2676486, 2676487, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100