news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева апаслыларны кабул итте

Депутат һәр сорау, һәр үтенечнең игътибар үзәгенә алыначагын белдергән.

(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). Апаста Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева кабул итүләр үткәрде, дип хәбәр итә "Йолдыз" газетасы.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия“ партиясе рәисе Дмитрий Медведевның җәмәгать кабул итүләр буенча төбәк җитәкчесе Татьяна Воропаевага апаслылар үзләрен борчыган һәм кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Кабул итүләргә килгән, пенсионерлар Союзының җирле бүлеге рәисе Фәрит Кәлимуллин яшьләрне авылда калдыру, өстәмә эш урыннары булдыруга игьтибарны тагын да арттырырга кирәклеген ассызыклады. Ул шулай ук район почта бүлегенең эш сәгате иртәнге сәгать тугызда гына башлануына, авыллардан килүчеләрнең иртүк ишек төбендә көтеп торуларына борчылуын белдерде. Татьяна Воропаева шул минутта ук тиешле җитәкчеләр белән элемтәгә чыкты һәм почтаның иртәнге сәгать сигездән эшли башлаячагын әйтте.

Районга тагын бер бассейн кирәклеге турында да сүз булды. Музей директоры Рәмис Ногманов районның чисталыгы, экологияне кайгыртып куәтле чистарту җайланмасы кирәклеге турында сорау белән керде. “Хәзерге җайланма үз ролен үтәсә дә, ул 15 ел элек төзелгән. Аннан соң районда никадәр күпкатлы йортлар артты“, – диде ул.

Хезмәт ветераны Рәшит Шәйхиев ял итү зонасы булдыруга кагылышлы сорау бирде. Район ветераннар советы рәисе Мәнфүсә Хәкимҗанова кайбер җирлек ветераннары үтенечен истә тотып су трубаларын алмаштыру зарурлыгы турында сөйләде. Шулай ук кайсыбер авыл җирлекләре рәисләре урын өстендә ятучы авыруларга памперслар җитмәвенә борчылуларын белдерделәр. Бу сорауга да кабул итүләр барышында җавап алынды.

Депутат Татьяна Воропаева һәр сорау, тәкъдим игътибарга алыначагын әйтеп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot