news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова Чаллыда тавыш бирүдә катнашты

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе ассызыклаганча, яңа төзәтмәләр ил халкының социаль һәм икътисадый гарантияләрен көчәйтүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова Чаллыда тавыш бирүдә катнашты
shahrichalli.ru

(Яр Чаллы, 1 июль, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде. Бүген иртән ул Яр Чаллының 1 нче мәктәбендә сайлау участогында булды.

«Мин Казанда эшлим, әмма һәрвакыт Яр Чаллыда, үзем укыган һәм үскән туган мәктәбемдә сайлауларда катнашам. Монда бөтен гаиләбез тавыш бирергә килә», — диде Светлана Захарова.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе ассызыклаганча, яңа төзәтмәләр ил халкының социаль һәм икътисадый гарантияләрен көчәйтүгә юнәлдерелгән.

«Миңа, социаль блокта  кураторлык итүче кеше буларак, закон чыгару күзлегеннән, пенсия белән тәэмин итүгә бәйле төзәтмәләр кызыклы. Пенсияләрне индексацияләү илдә нинди икътисади вәзгыять булуга карамастан булачак. Бу социаль түләүләргә дә кагыла. Татарстан Республикасында ел саен барлык социаль түләүләр индексацияләнә. Икенче мөһим блок - гаилә сәясәтенә һәм гаилә кыйммәтләренә юнәлдерелгән төзәтмәләр. Өченче өлеш - ул минималь хезмәт хакы күләме,  безнең түләүләр суммасы һәм безнең байлыгыбыз шуңа бәйле», — дип билгеләп үтте Светлана Захарова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100