news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Минзәләдә яшәүчеләрне кабул итте

Гражданнар белән шәхси аралашу депутатларга Минзәлә районының мөһим проблемаларын тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

(Минзәлә, 28 ноябрь, "Татар-информ", "Минзәлә"). "Бердәм Россия" партиясе Минзәлә җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты  Илдар Гыймадиев җәмәгать кабул итү декадасы кысаларында район халкын шәхсән кабул итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу көнне халык И. Ш. Гыймадиевка сораулар, үтенечләр һәм теләкләр белән мөрәҗәгать итте.

Сораулар төрле иде. Алар Октябрь урамындагы почта бинасын капиталь ремонтлау, яр зонасын ныгыту һәм Кучкан күлендәге күперне реконструкцияләүгә кагылышлы булдылар. Күтәрелгән проблемалы хәлләр буенча кирәкле запрослар әзерләнәчәк. Кергән һәр мәсьәлә буенча кабул ителгән карарлар мөрәҗәгать итүчеләргә җиткереләчәк.

28 ноябрь көнне сәгать 10:00 Ленин урамы, 80 йорт адресы буенча урнашкан Минзәлә җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Салахов Айдар Фәслах улы кабул итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100