news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советы депутаты мандатына дүрт кандидат дәгъва кыла ала

Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә эшкә күчүгә бәйле рәвештә, депутатлык мандатын тапшырачак.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). «Бердәм Россия» партиясеннән депутатлыкка кандидатлар исемлегеннән күренгәнчә, Татарстан Дәүләт Советы депутатының бушаган мандатына Рафис Борһанов урынына дүрт кеше: Елена Минакова, Илдар Галәветдинов, Камәрия Хәмидуллина һәм Анна Захматова дәгъва кыла ала.

Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә эшкә күчүгә бәйле рәвештә, депутатлык мандатын тапшырачак. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 21 декабарьдәге утырышында тиешле карар кабул итәр дип көтелә.

Депутат урыны бушагач, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы буш мандатка ия булачак кандидатураны билгеләргә тиеш.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot