news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутаты «Зөләйха күзләрен ача» сериалына фикерен белдерде

Зөләйха исеме татар хатын-кызының намус һәм абруе символы булып тора, дип саный Рамил Төхвәтуллин.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты «Зөләйха күзләрен ача» сериалына фикерен белдерде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татар халкында Зөләйха исеме милләтнең эчке кодына тегелгән, ә «Зөләйха күзләрен ача» сериалы герое, аның эчке дөньясы һәм гамәлләре бу образны җимерә, татар халкының горурлык кылларына тия. Ә бу күзгә күренми, әмма теләсә кайсы этнос өчен бик мөһим хис. «Татар-информ» корреспонденты белән VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, Камал театры актеры һәм кинорежиссер Рамил Төхвәтуллин әнә шундый фикер белән уртаклашты.

Актер Гүзәл Яхинаны әсәре сәяси технологияләр зонасына эләккән талантлы язучы дип атады. Әгәр дә төрле тәэсир тудырган роман экранлаштырылмаса, җәнҗаллар инде тынган булыр иде, дип саный депутат.

«Яхина әсәрен уку минем өчен җиңел һәм рәхәт иде, мин моны яхшы, сыйфатлы әдәбият укый торган кеше буларак әйтәм. Җәмгыятне тынычсызландыруны дәвам иткән роман идеологиясе белән мин риза түгел. Миңа калса, язучыны сценарийдан читләштергәннәр кебек, чөнки китап белән җитди аермалар бар», – диде Төхвәтуллин.

Сериал Татарстанда төшерелгән, анда татар халкының тормышы тасвирлана,шуңа күрә күп кеше детальләргә игътибар итә. Рамил Төхвәтуллин сүзләренә караганда, ул сериалга режиссер буларак та карый, чөнки ул үзе биш фильм иҗат иткән. Аның өчен идеология һәрвакыт төп мәсьәлә була – аны төшерүче әсәр белән нәрсә әйтергә тели.

 «Тарих күзлегеннән караганда хаталар шактый. Мин ул еллардагы вакыйгаларның ирекле һәм компетентсыз бирелүен күрдем, һәм сериалның «бәласе» нәкъ менә шуннан башлана да инде. Роман авторы буларак Яхинага карата дәгъвалар күп булган иде, әмма сериал чыккач, алар берничә тапкыр арткан. Хәзер, димәк, берәү дә канәгать калмаган инде», - диде әңгәмәдәш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100