news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Аксубайда яшәүче авыру балага ярдәм итәчәк

Аксубайда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов гражданнарны кабул итте

(Аксубай, 3 декабрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубайда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов гражданнарны кабул итте, дип яза җирле басма.

Кабул итү район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, хезмәтләр һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашында совет бинасында оештырылды.

Район кешеләре халык сайлаучысына үзләренең проблемалары белән килделәр. Яңа Ибрай авылында мәктәп һәм балалар бакчасы бер түбә астында урнашкан – кабул итүгә килгән Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров, балаларга уен мәйданчыгы кирәк, дигән фикерен җиткерде.

– Сезнең проблеманы хәл итү юлы итеп мин сезгә грант язарга һәм шул акчага балаларның ял итү урынын төзекләндерергә тәкъдим итәм, – дигән киңәшен бирде депутат.
Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы да шулай ук депутатка халык зарын җиткерде – Яңа Аксубай уртасында буа ишелгән, ул янгын иминлеге өчен дә, хуҗалыкларында каз-үрдәк асраучы халык өчен дә мөһим. Депутат киләсе атнада ук табигый сулыкны булдыру өчен авылга белгечләр җибәрергә вәгъдә итте.

Ким клубы директоры Тамара Шугаева, бүген кешеләрнең үзләренең ял сәгатьләрен оештыруга аерым якын килүләренә һәм клубның бу микрорайонда аның бердәнбер чыганагы булуына басым ясап, теннис өстәле сатып алу кирәклеген хәбәр итте.

Аксубайда яшәүче ханым оныгы Мираның Казан шәһәренең тернәкләндерү үзәкләренең берсендә нәтиҗәле дәвалануы өчен рәхмәтен белдерде һәм дәвалауны дәвам итүдә ярдәм сорады.

– Әлбәттә инде, дәвалауның нәтиҗәсе бар икән, без баш тарта алмыйбыз, өстәвенә бу тернәкләндерү үзәге белән без даими хезмәттәшлек итәбез, – дип җавап бирде Мөхәммәтвәли Гомәр улы. – Дәвалау нәтиҗәсе күз алдында булганда, бала аякка басканда бигрәк тә. Оныгыгызга алга таба да дәвалану курслары алуда, һичшиксез, ярдәм итәчәкбез.

Кабул итү барышында кайбер мәсьәләләр урында ук хәл ителде, калганнары буенча, ТР Дәүләт Советы депутаты ышандырганча, карарлар кабул ителәчәк – аларның һәркайсына бәйле тиешле хезмәтләр һәм ведомстволарга депуптат таләпләре юлланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100