news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары үзмәшгуль кешеләр өчен салым турында фикер алышачак

Депутатлар Дәүләт Думасына сентябрь аенда кертелгән "Һөнәри эшчәнлеккә салым" закон проектына тәкъдимнәр әзерләячәк.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары үзмәшгуль кешеләр өчен салым турында фикер алышачак
Александр Эшкинин

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Пәнҗешәмбе, 18 октябрьдә, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары үзмәшгуль кешеләр өчен салым проекты турында фикер алышачак. Бу хакта республика бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов “Штаб”та булган очрашуда әйтте.

“18 октябрьдә Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә закон проектын хуплау яки хупламау һәм аңа карата фикерләр әзерләү мәсьәләсе тикшереләчәк”, - диде ул.

  • "Үзмәшгуль кешеләр өчен салым"  - "Һөнәри эшчәнлеккә салым" атамасы белән алыштырылды. 

Нагуманов закон проектының Яңа елга кадәр, Дәүләт Думасының өченче укылышында каралу мөмкинлеген әйтте.

Дәүләт Думасына һөнәри эшчәнлеккә салым закон проекты сентябрьнең соңгы көннәрендә кертелгән. Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутат Айрат Фәррахов беренче укылышның бу ай ахырына планлаштырылуы турында сөйләде.

  • Үзмәшгуль кешеләр өчен салым темасы быел май аенда актуаль темага әйләнде. Үз эшләрен үзләре оештыручылар Татарстан Президентына Эшмәкәрлек буенча совет утырышында үз проблемалары турында сөйләде. Ул вакытта Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне өйрәнүне йөкләгән иде. Нәтиҗәдә, үз эшләре белән мәшгуль кешеләрне кызыксындырган 10 сорау җыеп алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot