news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары: Василий Лихачев сәяси зирәклеге белән аерылып торды

Татарстанның халык ышанычлылары республика Дәүләт Советының элеккеге җитәкчесе Василий Лихачевка бәйле хатирәләре белән уртаклашты.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары: Василий Лихачев сәяси зирәклеге белән аерылып торды
архив tatarstan.ru

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Василий Лихачевка югары профессионализм, әдәплелек һәм җаваплылык, шулай ук зыялылык, игелеклелек һәм кеше хәленә керү кебек сыйфатлар хас иде. Республика парламентының элеккеге җитәкчесе ТР Дәүләт Советы депутатларының хәтерендә шундый булып калган.

«90нчы еллар башында Василий Лихачев вице-президент вазифасын башкарды. Бу вазифа, беренче чиратта, компромисслар эзләүне таләп итә иде», - дип уртаклашты үзенең хатирәләре белән Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, парламентның элеккеге җитәкчесе Россиядә федерализмны үстерүгә, Россия һәм Татарстан хакимият органнары арасында тәүге килешүне әзерләү һәм имзалауга зур өлеш кертте.

«90нчы еллар ахырында Татарстан сәясәтчеләренең зирәклеге һәм югары профессионализмы нәтиҗәсендә республикада милләтара тынычлык һәм иҗтимагый татулыкны саклауга, федераль үзәк һәм республика арасындагы мөнәсәбәтләрдә кризистан чыгуның цивилизацияле юлларын табуга ирешелде», - диде Разил Вәлиев.

Законлылык һәм хокук тәртибе рәисе Шакир Яһудин сүзләренчә, Василий Лихачевка белемгә омтылыш, профессионализм, әдәплелек, җаваплылык, оптимизм, зыялылык, игелеклелек һәм кеше хәленә керү кебек сыйфатлар хас иде.

«1995-1998 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советын җитәкләгән вакытта ул, халыкара хокук принциплары һәм нормаларына таянып, парламентның ролен һәм абруен күтәрү өчен күп эшләр башкарды. Василий Иванович Татарстан Республикасы дәүләтчелеген үстерүгә саллы өлеш кертте» - дип искәртте Шакир Яһудин.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100