news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылды

«Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясе 2021 елның 15 ноябрендә башланды һәм 2022 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылды
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында балаларның Яңа ел теләген үтәде.

Узган елның декабрендә парламентта депутатлар чыршыдан балалар язган 84 открытканы алды. Аларда язылган хыялларның күпчелек өлеше үтәлгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина дүрт яшьлек Наил Ермиловның теләген үтәде. Ул машиналар һәм алар өчен зур гараж турында хыялланган. Ә парламентарий Алексей Созинов алты яшьлек Сабирга планшет тапшырды.

Депутат Рамил Әхмәтов Казанда яшәүче Ульянаның планшет турындагы хыялын һәм бүләккә ноутбук алырга теләгән Балык Бистәсе районыннан Айнурның теләген үтәде.

Эдуард Шәрәфиев унбер яшьлек Анастасия Ивановага күпфункцияле җайланма бүләк итте. «Катлаулы диагнозга карамастан, Настя коррекцион мәктәптә укый. Күпфункцияле җайланма аңа өй эшләрен эшләргә һәм картиналар чыгарырга ярдәм итәчәк», — диде ул.

Таһир Һадиев унҗиде яшьлек Арина Утеевага телефон бирде. Артур Абдулҗанов Арчада яшәүче сигез яшьлек Дарина Ульянинага 3D-ручка бүләк итте. Ольга Воронова җиде яшьлек Руслан Галәветдиновка балалар синтезаторы тапшырды, ә Николай Нефедов алты яшьлек Егор Зыковның батут турындагы хыялын тормышка ашырырга булышты.

Фәнил Баһаветдинов Егор Русиновка радио белән идарә итә торган полиция машинасын тапшырды. Светлана Вострикова Түбән Камадан Алиса белән Алесяның теләкләрен үтәде, алар дельфиннар белән йөзәргә теләгән. Хәйрия акциясе кысаларында Алсу Нәбиева швед стенасын сораган өч яшьлек Мишага ярдәм итте.

«Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясе 2021 елның 15 ноябрендә башланды һәм 2022 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Анда сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятим балалар, аз керемле гаиләләрдәге балалар, каты авырудан интегүче өлкән яшьтәге кешеләр катнашты. Алар барысы да, шул исәптән 2 мең татарстанлы, проектның федераль сайтына үзләренең яңа ел теләкләре турында хат җибәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100