news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары пилотсыз машиналар турында закон проекты эшләячәк

Пилотсыз автомобильләр турында закон проекты бер елдан соң барлыкка килергә мөмкин.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары пилотсыз машиналар турында закон проекты эшләячәк
Михаил Захаров/архив

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары пилотсыз транспорт чаралары турында закон проекты эшләүне планлаштыра. Документ инде бер елдан барлыкка килергә мөмкин. Бу турыда республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин “Парламент газетасы”на әйткән.

“Пилотсыз машиналар турында закон базасын кичекмәстән эшләргә кирәк. Әлеге уңайдан без Дәүләт Думасына үз тәкъдимнәребезне җиткерәчәкбез. Әлеге эшкә без бер елдан керешербез", - дип әйткән Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе фикеренчә, бердәм терминология, әлеге транспорт чаралары белән һәлакәт килеп чыкканда гаеплеләрне билгеләү өчен регламент кирәк. Татарстанда пассажирлар өчен эшләүче автомобильләр кебек, йөк ташучы пилотсыз машиналар да булуы көтелә, дип сөйләгән Фәрит Мөхәммәтшин.

  • Пассажир электробусларының прототипларын җәен Казанда футбол буенча дөнья чемпионатында сынап карадылар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100