Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары мәктәптә туклануны оештыру сыйфатын бәяләячәк
Республика парламенты президиумы утырышын мәктәпләрдә кайнар ризык белән туклану темасына багышлаячаклар.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республика мәктәпләрендә туклануның сыйфатын һәм ничек оештырылуын тикшерәләр.
Бу хакта журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын- кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру буенча кайнар линия эшләгән вакытта сөйләде.
Ларионова әйтүенчә, 11 февральдә республика парламенты президиумы утырышы булачак. «Барлык депутатлар да үзләренә беркетелгән округ мәктәпләренә йөри, алар урыннарда туклануны оештыруны бәяли, балалар, ата- аналар, педагоглар белән аралаша», - диде ул.
Хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе республикада кайнар ризык белән тәэмин итүгә җитди игътибар бирелүен, әмма бу тема буенча сораулар килү дәвам итүен әйтте.
«Суынган ашлар буенча мөрәҗәгатьләр күп. Ризык әзерләнә, ләкин ул кайнар чакта гына тәмле. Бала салкын ботканы ашамый. Димәк, әлегә хәл ителмәгән проблемалар бар, игътибар итәргә кирәк булган мәсьәләләр дә бар», — дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз