news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Кемеровода янгында һәлак булучыларны искә алды

Парламентарийлар Кемерово шәһәрендә янгында һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр куйды.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Кемеровода янгында һәлак булучыларны искә алды
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Кемерово шәһәрендә янгында һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр куйды. Бу хакта Татарстан паламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда Ленин бакчасындагы фонтан янында #кемеровомыстобой хэштегы белән баннер кичә кич куелган иде. Бүген көне буе битараф булмаган кешеләр матәм урынына чәчәкләр һәм уенчыклар китерде.

Һәлак булучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Юрий Камалтынов һәм Татьяна Ларионова искә алды. Шулай ук парламент комитетлары рәисләре Шакир Яһүдин, Таһир Һадиев, Марат Галиев, социаль сәясәт буенча Комитет рәисе урынбасары Татьяна Воропаева, депутатлар Ринат Гайзатуллин, Илдус Касымов, Рауиль Рәхмәтуллин чәчәкләр куйды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләре дә акцияне хуплады.

Элек “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Кемерово шәһәрендә “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу комплексында янгында 64 кеше һәлак булды, шул исәптә 41 бала дип хәбәр иткән иде. Бүген Россиядә матәм көне игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100