news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Ирандагы авиаһәлакәткә бәйле кайгы уртаклашты

Boeing 737 авиалайнерындагы 176 кешенең барысы да һәлак булган.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Ирандагы авиаһәлакәткә бәйле кайгы уртаклашты
архив

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Тегеран шәһәре янындагы авиаһәлакәткә бәйле рәвештә Иранның Казандагы Генераль консуллыгында ачылган кайгы уртаклашу китабында язма калдырды. Парламентарийлар билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советында әлеге фаҗигадә һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә килгән югалту ачысын уртаклаша. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлеге кайгылы көннәрдә авиакатастрофада һәлак булган Иран, Канада, Украина, Швеция, Әфганстан, Бөек Британия һәм Германия гражданнарының барлык туганнары һәм якыннарына килгән зур югалту ачысын бүлешәбез», — диелә ТР парламентарийлары исеменнән депутатлар Альберт Хәбибуллин һәм Марат Галиев калдырган язмада.

Иранның Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Малекоддин Шафагат Иран халкы өчен бик тә авыр сәгатьтә теләктәшлек күрсәткәннәре өчен депутатларга рәхмәт белдерде. Дипломат билгеләп үткәнчә, Иран белән Татарстан үзара хезмәттәшләр генә түгел, ике арада дусларча ныклы мөнәсәбәтләр дә урнашкан.

2020 елның 8 гыйнвар иртәсендә «Украина халыкара авиалинияләре» авиакомпаниясенең Boeing 737 пассажир самолеты Иран башкаласы янында һәлакәткә юлыккан. Очкычның Тегераннан Киевка юл тотышы булган. Авиалайнердагы 176 кешенең (шуларның тугызы — экипаж әгъзасы) барысы да үлгән.

«Татар-информ» агентлыгы Россия Президенты Владимир Путинның Иран һәм Украинадагы коллегалары — Хәсән Рухани һәм Владимир Зеленскийга әлеге авиаһәлакәткә бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллавы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100