news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары хәйрия акциясе оештыра

Казандагы социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүче балаларга үзләре сораган бүләкләр өләшенер дип ниятләнә.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясе оештыра. Казандагы социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүче балаларга Яңа ел бәйрәмендә үзләре сораган бүләкләр өләшенер дип ниятләнә. Бу хакта бүген Президиум утырышында Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина хәбәр итте.

"Хәйрия акцияләрен беренче тапкыр гына оештырмыйбыз, быел да Яңа ел бәйрәме алдыннан балаларны сөендерергә уйлыйбыз. Социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүче балалар безгә үзләренең теләкләрен язып хат юллый. Чираттагы сессия утырышы тәнәфесендә депутатлар һәм рәсми затлар чыршыга эленгән хатларны укый алачак", - диде ул.

Лилия Маврина әйтүенчә, тагын бер акциягә старт бирелә. Аның нәтиҗәсендә социаль учреждениеләргә басма матбугат чараларына альтернатив подписка рәсмиләштерү күздә тотыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot