news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бюджет турындагы канун проектын кабул итте

Документка 242 төзәтмә кертелгән.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” 392-5 номерлы Татарстан Республикасы канун проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ имзалау өчен Татарстан Президентына юллана. Искәртеп үтик, бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советы 33 нче утырышының дәвамы бара.

Икенче укылыш алдыннан, бюджет турындагы канун проектына комитетлардан, депутатлардан һәм Хөкүмәттән 262 төзәтмә кертелгән. Ахыр чиктә Татарстанның Министрлар Кабинетыннан 242 төзәтмә генә каралган. Канун проектына кертелгән төзәтмәләргә бәя биреп, Хокук идарәсе үзгәрешләрнең эчтәлеге бюджет керемнәре һәм чыгымнары күләмнәренең үзгәрүенә бәйле булуын билгеләп үтә.

Бу мәсьәлә буенча утырышта Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин чыгыш ясады. “Депутат төзәтмәләренең берсе дә игътибарсыз калмады. Алар Финанслар министрлыгы, Хөкүмәт, Татарстан Президенты тарафыннан каралды. Һәр төзәтмә буенча кирәкле карарлар кабул ителде. Берничә депутат төзәтмәсе хупланды, алар буенча Татарстан Министрлар Кабинетының норматив актлары кабул ителде. Алар киләсе елда гамәлгә ашырылачак”, – дип белдерде ул.

Леонид Якунин әйтүенчә, калган төзәтмәләр буенча юл төзелеше, капиталь кертемнәр һәм башка инвестиция программаларына кертү буенча йөкләмәләр бирелгән.

Төзәтмәләр өч төп блокка тупланган. Беренче блок республикадан өстәмә финанслау кирәклеген истә тотып, федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар белән бәйле. 2018 елга трансфертлар суммасы 6 млрд 405 млн сумга, субвенцияләр – 18 млн сумга арта.

Икенче блок төзәтмәләр салым һәм бюджет кануннарындагы соңгы үзгәрешләр белән бәйле. Күчемле милек буенча салым ставкасының соңгы чиге 2018 елга 1,1 процент күләмендә расланган. Алкогольгә акцизлар тарату механизмы үзгәртелгән, аларның бер өлеше хәзер субъект бюджетлары югалтуларын компенсацияләүгә юнәлтеләчәк. Өченче блок төзәтмәләр тәгаенләүгә кагылышлы. Алар федераль программалар һәм аерым чараларның исемнәре һәм кодларында үзгәрешләр белән бәйле.

“Барлык төзәтмәләр объектив характер йөртә, федераль бюджет проектына, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге норматив хокукый актларга нигезләнә”, – дип белдерде Леонид Якунин.

Бюджет параметрлары түбәндәгечә: 2019 елда керемнәр – 204 млрд 659 млн 482,5 мең сум. Чыгымнар – 209 млрд 144 млн 280,8 мең сум. Дефицит – 4 млрд 484 млн 798,3 мең сум. 2020 елда керемнәр 212 млрд 152 млн 989,7 мең сум. Чыгымнар – 218 млрд 131 млн 831,3 мең сум. Дефицит – 5 млрд 978 млн 841,6 мең сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100