news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 2018 елгы керемнәре хакында хисап тотты

Республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинның кереме 3 миллион сумга арткан.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 2018 елгы керемнәре хакында хисап тотты
архив/Рамиль Гали

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 2018 елгы керемнәре хакында хисап тотты. Шул хактагы мәгълүмат республика парламенты сайтында дөнья күргән.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2018 елда 20,6 миллион сумнан артык акча эшләгән. Бу 2017 елга караганда 3 миллион сумга күбрәк. Хатынының акчасы 10 миллион сумга якын (2017 елда – 9,6 миллион) тәшкил иткән.

Мөхәммәтшиннар гаиләсе милкендә 2 мең 546 квадрат метрлы җир кишәрлеге, 257 һәм 308 квадрат метрлы ике торак йорт, 520,8 һәм 153,3 квадрат метрлы ике фатир, шулай ук ГАЗ-21 «Волга» (1963 елгы), М-20 «Победа» машиналары (1954), Yamaha мотовездеходы (2009) һәм Arctic cat кар автомобиле (2002) бар.

Узган елда Татарстан парламенты җитәкчесе урынбасарлары Юрий Камалтынов һәм Римма Ратникованың керемнәре 2017 ел белән чагыштырганда әллә ни артмаган. Алар 4,9 һәм 5,5 миллион сум (2017 елда – 4,6 һәм 4,2 миллион) тәшкил иткән.

Шул ук вакытта, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина 2018 елда акчаны азрак эшләгән: 4,3 һәм 4,6 миллион сум (2017 елда – 4,7 һәм 6,7 миллион).

ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимовның кереме 2,7 миллионнан 3,3 миллион сумга кадәр арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100