news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы Дәүләт Думасына агрессив машина йөртүдә канунга төзәтмәләр юллады

Татарстан парламенты кабаттан хокук бозганда машина йөртү таныклыгыннан ярты елга мәхрүм итеп торырга тәкъдим итә.

Татарстан Дәүләт Советы Дәүләт Думасына агрессив машина йөртүдә канунга төзәтмәләр юллады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Елисеев). Бүген Казанда Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышы үтте. Анда идарә җитәкчесе Ленар Габдрахманов автоинспекциянең башкарылган эшләре, шул исәптән юлларда һәлакәтләр һәм үлем очраклары санының кимүен җиткерде.

Габдрахманов үз чыгышында Татарстан Президенты йөкләмәсе үтәлүен искәртеп үтте. Узган елның декабрь урталарында Рөстәм Миңнеханов агрессив машина йөртүчеләр өчен җәзаны катгыйлату мөмкинлеген карарга күрсәтмә биргән иде.

Татарстанның баш автоинспекторы Татарстан Дәүләт Советы белән берлектә федераль канунга төзәтмәләр эшләнүен җиткерде. Дәүләт Думасы агрессив машина йөртүчеләрне 5 мең сум штрафка тартырга ниятли, Татарстан парламенты кабаттан хокук бозганда машина йөртү таныклыгыннан ярты елга мәхрүм итеп торырга тәкъдим итә. Л.Габдрахманов билгеләп үткәнчә, парламентның түбән палатасына төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итәләр.

Шулай ук Ленар Габдрахманов федераль дәрәҗәдә сайт булдырылганын һәм анда агрессив машина йөртүчеләр турында материаллар туплануын җиткерде. Баш инспектор әлеге роликларны автомәктәпләр программасына кертүне тәкъдим итә.

«Декабрь ахырында Казанда һәм Чаллыда куркыныч йөрү профилактикасы буенча махсус чаралар үткәрелде. Юлларда тәртип бозучыларны административ җаваплылыкка тартудан тыш, алар белән агрессив машина йөртүнең нәтиҗәләре буенча әңгәмәләр дә үткәрелде», – дип билгеләп үтте идарә җитәкчесе.

2016 елда Татарстан юлларында 2015 ел белән чагыштырганда үлем очраклары 8,5 процентка кимегән. Узган ел 450 кеше һәлак булган (аннан алдагы елда 492). 620 һәлакәт 16 яшькә кадәрге балалар белән булган. 15 балигъ булмаган кеше үлгән, 649ы төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган.

Габдрахманов үлем очраклары кимесә дә әлегә югары калуын билгеләп үтте. Нәкъ менә зыян күрүчеләр булган юл-транспорт һәлакәтләре кебек: 2016 елда 5039 очрак (4969 очрак 2015 елда).

Ленар Габдрахманов тагын бер тапкыр юллардагы һәлакәтләр кимүе Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссияләр эшеннән торуын да искә алды.Татарстанда җәяүле юл кичүләренең өчтән бере таләпләргә туры килмәвен искә төшереп үтте.

Игътибар үзәгендә – мәктәп автобусларында балалар һәм шәһәрара автобусларда өлкән пассажирлар иминлеге, диелде. Шуны булдыру өчен инспекторларга игътибарлырак булырга, пассажирлар иминлеген саклау юнәлешендә барлык таләпләр үтәлергә тиешлеге җиткерелде.

Журналистлар коллегия утырышы башында гына катнашты, аның калган өлеше ябык ишекләр артында үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100