news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советы бинасында тәмәке тарту тыела

Республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин тиешле карарга кул куйды

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы бинасында тәмәке тарту тыела. Республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин тиешле карарга кул куйды.
Бу сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның бер элементы булачак, чөнки 2013 елда Универсиада үткәрәчәк Казан өчен бик тә актуаль булып тора. Моннан тыш, дөнья тәҗрибәсеннән чыгып, тәмәке тартуны тыю парламент Аппараты хезмәткәрләренең эшчәнлек сыйфатына уңай йогынты ясарга тиеш.
“Хәзердән башлап бергәләшеп депутатларның һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеге турында кайгыртачакбыз”, - дип белдерде бүген Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы утырышында.
Парламент җитәкчесенең карары белән ТР Дәүләт Советы Аппаратының барлык депутатлары һәм хезмәткәрләре дә таныштырылды. Парламент кунаклары өчен Дәүләт Советы бинасында тәмәке тарту тыелуы хакында махсус белдерүләр эленәчәк. Начар гадәттән аерылырга теләмәүчеләр өчен парламент бинасында махсус урыннар булдырылачак. Әмма эчке тәртипне бозган өчен закон нигезендә җаваплылык чаралары каралган, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot