news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы бер көндә ике утырыш уздыра

Канун чыгару органының чираттагы сессияләре 21 сентябрьгә билгеләнгән.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан Дәүләт Советының 32 нче утырышы 21 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә башланачак. Бу хакта бүген парламет президиумы утырышында билгеле булды.

Бишенче чакырылыш депуталары утырышта 20гә якын мәсьәлә караячак.

Алар арасында – Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау; ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләп кую; “Нурлат муниципаль районының “Нурлат шәһәре” һәм “Яңа Иглай авыл җирлеге” муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Нурлат муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы канунына үзгәрешләр кертү хакында” 370-5 нче номерлы Татарстан Республикасы канун  проекты (I укылыш); “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында” 377-5 нче номерлы Татарстан законы проекты (I укылыш); “Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 385-5 нче номерлы ТР законы проекты (I укылыш); “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында”гы Татарстан законына үзгәрешләр кертү хакында” 378-5 нче номерлы Татарстан законы проекты (I укылыш); “Татарстан Республикасы һәлакәттән коткару хезмәтләре һәм һәлакәттән коткару формированиеләре турында”гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында” 382-5 нче номерлы Татарстан законы проекты (I укылыш) һәм башка сораулар бар.

Бу көнне Дәүләт Советының 31 нче утырышы да уздырылачак. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов еллык юллама белән чыгыш ясаячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100