news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләре эшкә велосипедта килделәр

Казанда велосукмаклар ясау турында уйланырга кирәк, дип билгеләп үтте парламент аппараты хезмәткәрләре.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Татарстан Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләре бүген “Эшкә велосипедта” акциясенә кушылдылар, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

Хезмәткәрләр үз транспортларын парламент бинасы каршындагы махсус велопарковкада калдырганнар.

Гомумән, алар акцияне уңай бәяләделәр, әмма Казанда Әлмәттәге кебек велосукмаклар ясау турында уйланырга кирәк, дип билгеләп үттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot