news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы: 2017 елда Татарстанда туучылар саны 14 процент чамасы кимегән

Татарстан депутатлары “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсендә республикада туучылар санының кимүе турында фикерләште.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). 2017 елның ун аенда Татарстанда туучылар саны 13,9 процентка кимегән: барлыгы 40 мең 737 бала туган. 2016 елда туучылар саны 47 мең 337 булган. Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары Татарстанда туучылар саны кимүгә борчылуын белдерә.

Әлеге саннар Татарстан депутатлары “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсенең Түбән Камада узган күчмә утырышында яңгыраган. Биредә алар гаилә һәм никах институты ныклыгын саклау, шулай ук гаилә мәдәнияте традицияләре турында фикер алышкан. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта алга таба да әлеге проблеманы чишү юлларына игътибарны юнәлтергә, Түбән Кама районында булган уңай тәҗрибәне башка районнарга да таратырга кирәклеге әйтелгән.

Утырыш соңында республиканың министрлыклар һәм ведомстволар адресына гаилә институтын ныгытуда вазгыятьне яхшырту буенча тәкъдимнәр кабул ителгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100