news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы 2015 елга ТР бюджеты проектын 30 октябрьдә караячак

ТР Дәүләт Советы Президиумы парламентның чираттагы утырышы датасын раслады

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышы 30 октябрьдә була. Бу хакта карарны бүген V чакырылыш Дәүләт Советы Президиумы үзенең беренче утырышында кабул итте.

Президиум республика парламенты утырышының көн тәртибенә 54 мәсьәлә кертте. Аларның күбесе республика бюджетына бәйле.

Аерым алганда, депутатлар 2015 елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына ТР бюджеты проектын I укылышта караячак. Моннан тыш, 2014 елга һәм 2015-2017 еллар планлы чорына ТР бюджетына, шулай ук ТР Бюджет кодексына төзәтмәләр кертү ниятләнә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100