news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт симфоник оркестры дирижер Фуат Мансуровны искә алу концерты әзерли

Концерт Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында 27 гыйнварга билгеләнгән.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Дәүләт симфоник оркестры Татарстанның, Россиянең һәм Казахстанның халык артисты Фуат Мансуровның 90 еллыгына багышлап, бөек татар режиссерын искә алу концерты әзерли. Концерт программасы Татарстан Дәүләт симфоник оркестры сайтына эленгән.

Концерт Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында 27 гыйнварга билгеләнгән. Дирижеры – Е.Колобов исемендәге “Яңа Опера” Мәскәү театры һәм СНГ илләренең Яшьләр симфоник оркестры дирижеры Василий Вәлитов.

Мәгълүмат өчен. Василий Вәлитов – тамырлары Татарстаннан булган, Мәскәүдә туып үскән музыкант. Казан тамашачысы Василий Вәлитовны Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының чакырылган дирижеры буларак та белә.

Дөньякүләм танылган дирижер Фуат Мансуров Казахстанда татар гаиләсендә туган. 1989 елдан Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры. 2010 елда 82 яшендә Мәскәүдә вафат була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100