Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан дәүләт сатып алулары өчен Пермьда электрон мәйданчык урнаштырачак
Татарстан тендерлары өчен онлайн-мәйданчык системасын урнаштырдылар һәм Әстерханда сынап карадылар.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстан экспертлары Пермьдә Дәүләт сатып алулары өлкәсендә тендерлар өчен электрон мәйданчык урнаштырачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директоры Яков Геллер сөйләде.
«Безнең Татарстанда яхшы система бар. Ул Әстерханда да урнаштырылган. Киләсе атнада Пермьдә да шул системаны куячакбыз», — дип аңлатты Геллер.
Дәүләт сатып алулары өчен электрон мәйданчыклар бюджет акчаларын экономияләү, үзебездә җитештерелгән продукциянең конкурентлык сәләтен һәм тәкъдим ителә торган товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфатын арттыру өчен инструмент булып тора.
«Яңа ел алдыннан, без мәйданчыкны куйган Әстерханнан Рөстәм Миңнеханов исеменә күп санлы имзалар белән хат килде. Алар безнең мәйданчык өчен рәхмәт белдерәләр», — дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.
Татарстанда хәзерге вакытта «Электрон кибет» сатып алулар өлкәсендә төбәк мәгълүмат системасы эшли. Иң кирәкле товарлар, эшләр һәм хезмәтләр, шул исәптән оргтехника, транспорт, мебель, иминият хезмәтләре һәм мобиль элемтә, республиканың барлык дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре өчен үзәкләштерелгән рәвештә сатып алына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз