Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә Казан Мәрьям Ана иконасы соборының интерьерын тәкъдим иттеләр
Минтимер Шәймиев Казан Мәрьям Ана иконасы соборының төзелеше белән танышты.
(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Минтимер Шәймиев Казан Мәрьям Ана иконасы соборы төзелеше урынында эшлекле киңәшмә үткәрде. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе белән бергә объектта Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Мәскәү шәһәре епархиясе чиркәү сәнгате буенча Эксперт советы рәисе протоиерей Леонид һәм башка рәсми затлар булды. Бу хакта Татарстан Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.
Киңәшмәдә төзүчеләр собор төзелеше буенча хисап тотты. Аннары Минтимер Шәймиевка чиркәүнең булачак интерьерын презентацияләделәр.
“Без, төрле милләт һәм конфессия кешеләре, бергәләп изге эш башкарабыз. Чыннан да, дөньякүләм мәгънәгә ия чиркәү, христиан дөньясында Казан иконасының мәгънәсе зур”, - дип ассызыклады Шәймиев.
Ул чиркәүне төзүчеләргә җәйге чорны эчке эшләрне төгәлләү өчен кулланырга тәкъдим итте. Хәзер иң җаваплы этап изге объектны яңадан торгызу, шуңа күрә осталыгыгызны тулысынча куллану таләп ителә, дип тәмамлады сүзен Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз