news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт камера хорының яңа проектында Тукай шигырьләре рок версиядә җырланачак

"Алтын граммофон" концерты 22 декабрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үтә.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Дәүләт камера хоры “Зөлхиҗҗә” татар халык җырын «Мадам Баттерфляй» операсындагы Чио чио сан белән берләштергән. Хорның яңа проекты турында аның сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова сөйләде.

Без “Алтын граммофон” дигән уникаль проект чыгарабыз. Анда татар халык җырлары һәм авторлары музыкасы Европа һәм рус музыкасы мәдәнияте үрнәкләре белән берләштерелгән, - ди Миләүшә Тәминдарова. - “Ак калфак” җыры Бородинның "Князь Игорь" операсындагы Кыпчак биюләре белән яңгырый, “Казан кичләре” Стинг белән, Рөстәм Яхин Шопен һәм Рахманиновлар белән бер тректа яңгыраш таба. “Зөлхиҗҗә” - “Чио чио сан” белән берләшә...”

“Бу проект татар теле белән бәйле вазгыятькә безнең җавабыбыз, татар телен музыка аша популярлаштырып булуга мисал, - дип дәвам итә Миләүшә Тәминдарова. - Безнең хорда 32 артистның 27се татар телендә сөйләшмәсә дә, алар татар мәдәниятен беләләр, гимн текстын яттан беләләр. Бу – телне музыка аша өйрәнү мөмкинлегенә яхшы мисал. Балалар музыка дәресләрендә татарча җырласалар, телне дә өйрәнә алырлар иде”.

Концертта Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова, Эльмира Кәлимуллиналар, Болактагы Яшьләр театрының Камера оркестры, Эльмир Низамов, Yammi Musik лейблы катнаша. Концерт 22 декабрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100