Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Дәүләт камера хоры татар музыкасында Европа белән Азияне куша
Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында "Алтын граммофон" концерты бара.
(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында "Алтын граммофон" концерты бара.
"Һәр татар алдында олы бер миссия тора - без Европа белән Азияне тоташтыручылар. Без үзара ярышырга һәм мөнәсәбәтләр ачыкларга түгел, ә берләштерергә тиешбез", - дип башлап җибәрде концертны Татарстан Дәүләт камера хорының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Таминдарова.
Искәртеп үтәбез, Татарстанда жанрлар арасындагы чикләрне бетерә, симфония, хор, халык, рок, инди һәм электрон музыкасын бер сәхнәдә җыя торган масштаблы проект старт ала. Татарстан Дәүләт камера хоры һәм Yummy Music лейблы AWAZ проектын башлап җибәрә. AWAZ - академик, популяр һәм альтернатив татар музыкасы өлкәсендәге яңа формаларны тикшерү һәм яңа мәгънәләрне эзләү. Оештыручылар хәбәр итүенчә, проектта төрле жанр һәм юнәлешләрдә эшләүче җырчылар, музыкантлар, педагоглар, аранжировщиклар һәм композиторлар катнаша.
Проектның идея авторы, сәнгать җитәкчесе – Миләүшә Таминдарова; продюсеры Yummy Music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров.
Концертта "Зөлхиҗҗә", "Шәл бәйләдем", "Урман кызы", "Тала-тала" кебек танылган татар җырлары яңа карашлы аранжировкада башкарылды. Солистлар - Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Зәкиев, Илдар Рәхимов. Программада - Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев, Оскар Юнысов һәм башкалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз