news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт камера хоры һәм Yummy Music лейблы AWAZ музыкаль лабораториясен башлый

Музыкаль лабораториянең беренче эшен 22 декабрьдә Дәүләт камера хоры концертында ишетергә мөмкин булачак.

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда жанрлар арасындагы чикләрне бетерә, симфония, хор, халык, рок, инди һәм электрон музыкасын бер сәхнәдә җыя торган масштаблы проект старт ала. Татарстан Дәүләт камера хоры һәм Yummy Music лейблы AWAZ проектын башлап җибәрә, дип хәбәр итә Yummy Music лейблы җитәкчесе, проектның продюсеры Ильяс Гафаров.

Проектның идея авторы, сәнгать җитәкчесе – Миләүшә Таминдарова.

AWAZ - академик, популяр һәм альтернатив татар музыкасы өлкәсендәге яңа формаларны тикшерү һәм яңа мәгънәләрне эзләү. Оештыручылар хәбәр итүенчә, проектта төрле жанр һәм юнәлешләрдә эшләүче җырчылар, музыкантлар, педагоглар, аранжировщиклар һәм композиторлар катнаша.

Мәгълүмат өчен. Аваз – күп мәгънәләргә ия сүз. Бу төшенчә һәркемгә дә таныш, шул ук вакытта ул бүгенге көнгә кадәр эзләнү объекты булып тора. Тавыш авазы, музыка коралы авазы һәм лингвистик термин буларак аваз – барлык музыкантлар өчен уртак берәмлекләр, теләсә кайсы башкаручының нигезе. Нәкъ менә шул нигезләр камера хорын, камера оркестрын һәм хәзерге татар музыкантларын яңа актуаль яңгыраш эзләүдә берләштерә.

Лаборатория кысаларында эш берьюлы берничә юнәлештә алып барыла.

Беренчедән, яңа музыкаль формалар һәм аранжировкалар эзләп, AWAZ жанрлар арасындагы чикләрне бетерә, симфония, хор, халык, рок, инди һәм электрон музыкасын бер сәхнәдә җыя. Боларның барысын да кроссовер музыкаль жанрына кертеп карарга була.

Икенчедән, AWAZда катнашучылар проект барышында вокал укытучысы, тәҗрибәле белгеч Венера Федотова белән эшли. Башкаручылар үз тавышларының яңгырашын яңача аңларга, аның белән идарә итәргә һәм потенциалын ачарга өйрәнәләр.

Өченчедән, катнашучыларның әйтелешен һәм сөйләмен камилләштерергә орфоэпия һәм сөйләм техникасы белгечләре булышачак. Башкаручыларга үз тавышлары белән эш итүдә генә түгел, ә туган телне белүдә дә югары таләпләр куела.
AWAZ музыкаль лабораториясе халык музыкасын һәм хәзерге татар музыкасын кроссовер жанрында яңача карарга сәләтле композиторларны һәм аранжировщикларны да хезмәттәшлеккә чакыра.

Музыкаль лабораториянең беренче җимешләрен 22 декабрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында Дәүләт камера хоры концертында ишетергә мөмкин булачак. Концертта шулай ук Алинә Шәрипҗанова, Эльмира Кәлимуллина, Эльмир Низамов, Илгиз Зәкиев, Илдар Рәхимов, Илгиз Шайхразиев, Зәринә Вилданова, Gauga төркеме, Juna төркеме, DJ ART, "Артур-Марат" дуэты һәм Болактагы Яшьләр театрының Камера оркестры катнашачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot