news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында социаль яклау буенча сигез хезмәт барлыкка килде

Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына бүгенге көндә әлеге хезмәтләргә 1 млн 981 мең 25 гариза кергән.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ", Валерия Белова). Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында социаль яклау буенча сигез хезмәт барлыкка килгән. Бу хакта “Татар-информ”да матбугат конференциясендә Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде.

Хәзер интернет-портал аркылы татарстанлылар балалар бакчалары өчен төп һәм өстәмә компенсацияләрне; балага айлык пособиене; пенсионерларга юл йөрү компенсациясен; күп балалы гаиләләргә юл йөрүгә субсидияне; 18 яшькә кадәрге өч яки аннан да артыграк балалары булган гаиләләргә торак-коммуналь хуҗалыгына түләүдә субсидия-ташламаны, шулай ук инвалидларга торак-коммуналь хуҗалыгына һәм даруларга түләүдә субсидия-ташламаны рәсмиләштерә ала.

“Бүгенге көндә әлеге хезмәтләрне күрсәтүгә 1 млн 981 мең 25 гариза керде. Аларның ярты миллионлабы электрон формада килде. Болар ихтыяҗ иң зур булган сигез хезмәт”, - диде Зарипова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100