Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татарстан Дәүләт хезмәтләре» порталы серверларын 6,4 млн сумга яңартачаклар
Яңа җиһазларны сатып алу Татарстан бюджетыннан финансланачак, диелә Дәүләт сатып алулары сайтында.
(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» порталының сервер комплексын яңарту өчен җиһазлар сатып ала. Республика бюджетыннан бу максатларга 6,4 млн сум акча бүлеп бирелә. Әлеге мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
«Татарстан Дәүләт хезмәтләре» сайты серверларын модернизацияләү өчен 2 фабрика сатып алу планлаштырыла. Заказны башкаручы проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә тиеш була.
«Өстәмә рәвештә: техник характердагы мәсьәләләрне һәм проблемаларны хәл итү өчен, тәүлегенә 24 сәгать, атнасына 7 көн, елына 365 көн җитештерүченең экспертларына онлайн һәм телефон аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булырга тиеш», - диелә конкурс документларында.
Аукцион нәтиҗәләрен электрон формада 6 майда ясаячаклар.
Моңа кадәр Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында балалар бакчасына чират сервисы эшләүдән туктады. Бу исә ата-аналарда канәгатьсезлек һәм яңа уку елына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен комплектлау мәсьәләсе тирәсендә борчылу тудырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз