news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарстан дәүләт хезмәтләре” мобиль кушымтасы аша хәзер салым бурычларын түләргә була

Узган атнада “Татарстан дәүләт хезмәтләре” мобиль кушымтасы яңартылып эшли башлады.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). “Татарстанда хезмәт күрсәтү” мобиль кушымтасы аша хәзер салым түләүләрен һәм бурычларны түләргә була. Мобиль кушымта яңартылып эшли башлау турында журналистларга Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов сөйләде.

Түләүләр түләүчедә кирәкле мәгълүматлар белән квитанция булган очракта башкарыла ала, дип аңлатып үтә ул. Тимур Зарипов узган атнада яңартылган мобиль кушымта чыгуын билгеләп үтте. Аерым алганда, яңа функционал – газ хезмәте өчен уңайлы түләү булдырылган. Ул хәзер квартплатадагы кебек квитанциядәге мәгълүматларны кертмичә хисапны түләп булуын аңлатты.

Аның сүзләренчә, моннан тыш, күпфункцияле үзәкләргә, социаль яклау органнарына, эш белән тәэмин итү үзәгенә кабул ителүгә язылып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100