news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан дәүләт хезмәтләре кушымтасында яңа түләү ысулы барлыкка килде

Кушымтадагы «Балалы гаиләләргә түләү» дигән махсус бүлек коронавирус пандемиясе чорында күрсәтелә торган ярдәм чараларына багышланган.

Татарстан дәүләт хезмәтләре кушымтасында яңа түләү ысулы барлыкка килде
https://digital.tatarstan.ru

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). «Татарстан Республикасы хезмәтләре» кушымтасында IOS системалы җайланмаларыннан файдаланучылар өчен Apple Pay аша яңа түләү ысулы барлыкка килде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы хезмәтләре» кушымтасы иң популяр сервисларны һзм хезмәтләрне үз эченә алган. Республикада яшәүчеләр аның ярдәмендә табибка языла, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түли, шулай ук электрон көндәлекләрдә балаларның билгеләрен карый ала.

Кушымтада «Балалы гаиләләргә түләүләр» дигән махсус бүлек тә булдырылган. Анда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән Covid-19 коронавирусы пандемиясе чорында гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат бирелгән.


 

Алдарак «Татар-информ» республика халкының Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша хәйрия өчен 6 млн сум акча бирүен язган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot