news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан дәүләт хезмәткәре Кырымда Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе булды

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Кырым Республикасы һәм Севастополь буенча яңа башлыгы моңарчы ТР дәүләт хезмәт инспекциясен җитәкләгән иде.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт инспекциясенең элеккеге башлыгы Евгений Костюшкин Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Кырым Республикасы һәм Севастополь буенча яңа башлыгы итеп билгеләнде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы Севастополь Хөкүмәтенә сылтама ясап.

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Доценко А.В. 12 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Кырым Республикасы һәм Севастополь буенча яңа башлыгын тәкъдим итәчәк, диелә Хөкүмәт хәбәрендә.

Моңарчы ведомствоны җитәкләгән Тимофей Кураевны 8 ноябрьдә үле килеш тапканнар иде. Әлеге факт нигезендә үз-үзенә кул салуга китереп җиткерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot