news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан дәүләт хакимияте вәкилләре Бөтендөнья донор көнендә катнаша

Казанда Ирек мәйданында кан әзерләү мобиль комплексы эшләячәк

  (Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). 14 июньдә Бөтендөнья донор көне бәйрәм ителә. Бу көнне Казанда кан тапшыру акциясе узачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Татарстан башкаласында Ирек мәйданында 9.00 сәгатьтә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика кан үзәгенең кан әзерләү мобиль комплексы эшләячәк. Анда дәүләт хакимияте вәкилләре,ТР министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре һәм медицина чикләүләре булмаган башка теләүчеләр кан бирә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot