news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан дәүләт хакимияте сайтларында Яңа елга кадәр көннәрне саный башладылар

Сәгатьле баннерлар республиканың 116 сайтына куелган.

Татарстан дәүләт хакимияте сайтларында Яңа елга кадәр көннәрне саный башладылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Яңа елга кадәр ничә сәгать һәм минут калганын белү өчен хәзер Татарстанның теләсә кайсы министрлыгы һәм ведомствосы порталына керү дә җитә. Татарстан дәүләт хакимиятенең барлык сайтларында баннер барлыкка килде, ул Яңа ел кадәр калган көннәрне, сәгатьләрне, минутларны һәм секундларны саный.

Баннерларда, сәгатьтән тыш, медицина битлеге кигән Кыш бабай сурәтләнгән. Ул республика халкына хәтта бәйрәм көннәрендә дә ковидтан саклану чараларын үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерә.

Моннан тыш, дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучыларның барысы да республика җитәкчелегеннән махсус Яңа ел котлауларын алачак. Хатлар порталда һәм «Татарстан хезмәтләре» кушымтасындагы шәхси кабинетка киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot