news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Думасына 30 ел эчендә йөздән артык федераль закон проекты кертте

Депутатлар ТАССРның 100 еллыгына багышланган республика законнары турында доклад әзерләде.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 30 ел эчендә Татарстан Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы сыйфатында 111 федераль закон проекты кертте. Бу хакта утырышта ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров хәбәр итте.

Депутат сүзләренә караганда, 1990 елдан Татарстанның 13 закон чыгару инициативасы федераль законга әверелде. Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында республика парламенты инициативасы белән әзерләнгән берничә федераль закон проекты каралуның төрле стадияләрендә тора.

Чубаров шулай ук республика законнары иҗтимагый тормышның барлык өлкәләренә дә кагылуын искәртте. «Татарстан бик тиз үсә торган төбәк булганга күрә, бу республика законнарының төп юнәлешләрен даими үстерүне таләп итә һәм бу өлкәдә республика парламентының җаваплылыгын арттыра», - диде ул.

Комитет утырышында депутатлар ТР законнары торышы турындагы докладны хуплады. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган һәм республикада, совет чорын да кертеп (1920-1990 еллар), шулай ук парламентның 1990 елдан алып хәзерге вакытка кадәр закон чыгару эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүматлар туплаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot