Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан дәүләт автоинспекциясенә 50 яңа машина тапшырылды
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә “Лада Приора” маркалы 40 автомобиль һәм 10 “Форд Фокус” бирелде.
(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Регина Шәфиева). Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә 50 яңа юл-патруль хезмәте автомобиле тапшырылды.
Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренә Татарстан бюджеты хисабыннан “Лада Приора” маркалы 40 автомобиль һәм “Форд Фокус” маркалы 10 машина бирелде.
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул Татарстанда ЮХИДИ хезмәтенең оператив һәм нәтиҗәле башкарылган хезмәтләрнең берсе булуын билгеләп узды.
“Быел республикада халыкара дәрәҗәдәге җитди чаралар, шул исәптән футбол буенча дөнья чемпионаты узачак. Билгеле, ЮХИДИ хезмәтенә эш күп була. Сез алга куелган бурычларны һәрвакыт югары дәрәҗәдә башкарып килдегез. Республика сезнең хезмәттә матди-техник базаны ныгытуда ярдәм итте һәм алга таба да ярдәм итәчәк”, - дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз